Бу 18 нче март көнне «Кырым язы» акциясен үткәрү белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче март). 18 нче мартта Казанда Бондаренко урамында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу «Кырым язы» акциясен үткәрү белән бәйле. Тиешле карар Казан Башкарма комитетында имзаланды.
Бондаренко урамы 14:00 дән 20:00 гә кадәр Ямашев проспектыннан Волгоград урамына кадәр участокта хәрәкәт өчен ябылачак.
Исегезгә төшерәбез, Кырым һәм Севастопольнең Россия белән кушылуы еллыгына багышланган «Кырым язы» акциясе Җиңү паркында узачак. 17:00 сәгатьтә башланачак концертта республика һәм башкаланың иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, алар арасында «Волга-Волга» вокаль-инструменталь ансамбле, «Ворожея» ансамбле, Раяз Фасыйхов һәм башкалар бар.