Казанның Большая Красная урамында хәрәкәтне вакытлыча чикләячәкләр
Казанның Большая Красная урамында транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр. Сәбәбе — су белән тәэмин итү һәм су үткәрү челтәрләрен кору.

13 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр Большая Красная урамындагы 49 нчы йортта транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк һәм тротуар тулысынча ябылачак.

20 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр Большая Красная урамындагы 50 нче бинада транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк һәм җәяүләр йөрү юлы ябылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.

Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.

2024-11-07T10:11:47+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.