В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу канализациянең авария хәлендәге өлешен төзекләндерү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче август). Казанда Агрономия урамында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Бу канализациянең авария хәлендәге өлешен төзекләндерү эшләре белән бәйле, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
6 августтан 28 августка кадәр төнге вакытта 24.00 сәгатьтән 4.30 сәгатькә кадәр Агрономия урамының 7 һәм 16 номерлы биналары тирәсендә (Шаляпин урамына чыгу мөмкинлеге юк) юл ябыла;
17 август 24.00 сәгатьтән 19 август 4.30 сәгатькә кадәр Агрономия урамының Шаляпин урамы белән киселеше тирәсендә Ипподром урамы юнәлешендә юл ябыла.