В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл участоклары 7-нче сентябрьдән 21-нче сентябрьгә кадәр ябык булачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август). Казанда 7-нче сентябрьдән Астрономия һәм Островский урамнары буйлап автомобиль юлларын вакытлыча чикләячәкләр. Бу электр челтәрләрендәге эшләр белән бәйле. Тиешле күрсәтмә Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында урын алган.
21-нче сентябрьгә кадәр Островский урамы буенча 12-нче номерлы бина янында, шулай ук Астрономия урамы буенча 6/18-нче һәм 2/45-нче номерлы биналар янында юл участоклары ябылачак.