В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу магистраль җылыүткәргечне реконструкцияләү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль). Казанда Чуйков урамында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Бу магистраль җылыүткәргечне реконструкцияләү эшләре белән бәйле, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Маршал Чуйков урамы, Мусин урамы белән киселеше өлешендә, 25 июльдән 29 июльгә кадәр транспорт хәрәкәте өчен тулысынча ябыла.
Искәртергә кирәк, 16 сентябрьгә кадәр Чуйков урамында, Мусин урамыннан 15б номерлы йортка кадәр, транспорт хәрәкәте чикләнде.