Автомобиль йөртүчеләр ремонтлана торган участокны каршы полосадан әйләнеп уза алачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июнь). Казанда 14-17-нче июнь көннәрендә Мамадыш трактында юл өлешчә ябык булачак. Бу юл каплавының өске катламын җәю буенча эшләр башкарылу белән бәйле.
Хәрәкәт 14-нче июнь 21.00 сәгатьтән 17-нче июнь 6.00 сәгатькә кадәр Мамадыш тракты буенча, шәһәр чигеннән Интернациональная урамына кадәр чикләнәчәк. Автомобиль йөртүчеләр ремонтлана торган участокны каршы полосадан әйләнеп уза алачаклар, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.