Бу «Компрессорный» транспорт-күчеп утыру төене бинасы янындагы территориядә коммуникацияләр сузу һәм ремонт эшләре алып бару белән бәйле.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче май). Казанда Себер тракты буенча транспорт хәрәкәте берничә этапта өлешчә чикләнәчәк. Бу «Компрессорный» транспорт-күчеп утыру төене бинасы янындагы территориядә коммуникацияләр сузу һәм ремонт эшләре алып бару белән бәйле, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
23 нче майдан 6 нчы июньгә кадәр «Халитов урамы» җәмәгать транспорты тукталышы янындагы светофор объектыннан соң уң як полоса буенча транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк.
9 нчы июньнән 15 нче июньгә кадәр «Компрессорный» транспорт-күчеп утыру төене бинасы янындагы автомобиль юлының уң як полосасы ябылачак.