В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләүләр су спорты төрләре буенча халыкара конференция уздырылу белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
Дүшәмбе көнне, 10 ноябрьдә, Казанның Һади Такташ урамында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә һәм машина кую урынында транспортны куеп калдыру рөхсәт ителми. Әлеге вакытлыча үзгәрешләр су спорты төрләре буенча халыкара конференция уздырылу сәбәпле кертелә.
10 ноябрь көнне 6:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр юлның Нурсолтан Назарбаев урамыннан Туфан Миңнуллин урамына кадәрге өлешендә хәрәкәт чикләнә һәм машиналар кую урынында (Нурсолтан Назарбаев урамы ягыннан хәрәкәт иткәндә сул як полосада) транспортны куеп калдыру рөхсәт ителми.
Исегезгә төшерәбез, төзекләндерү эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турындагы мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.