В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар электр энергиясе тапшырганнан соң үз эшләрен дәвам итәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). Казанда җәмәгать транспортының тукталыш пунктларында урнаштырылган мәгълүмат таблолары вакытлыча эшләми. Бу авариягә бәйле электр энергиясен сүндерүгә бәйле.
«Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе хәбәр иткәнчә, транспортның килү фаразы якындагы 2-3 сәгать эчендә мәгълүмати таблода күрсәтелмәячәк. Моннан тыш, шәһәрлеләр бу мәгълүматны вакытлыча махсус Hubb һәм «Яндекс.Транспорт» кушымталарында да төгәлләштерә алмаячаклар.
Табло һәм кушымталар электр энергиясе тапшырганнан соң үз эшләрен дщвам итәчәкләр.
UPD: 15.40 сәгатьтә мәгълүмати табло эше яңадан торгызылды