Казанда 3 сентябрьдән 22, 28а, 30, 54, 89 номерлы автобус маршрутлары хәрәкәте схемасы вакытлыча үзгәрәчәк. Сәбәбе — Чехов урамында суүткәргеч чыгару буенча эшләр, дип хәбәр иттеләр Транспорт буенча шәһәр комитетында.

Автобуслар туры юнәлештә йөриячәк: Николай Ершов урамы буенча – Вишневский урамындагы төшү юлы – Лейтенант Шмидт урамы – Чехов урамы һәм алга таба маршрут буенча. Хәрәкәт схемасындагы үзгәрешләр 12 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.

Исегезгә төшерәбез, 30 августта Шәһәр һәм Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан Казанның җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча йөриячәк, эш көне 23:30 сәгатькә кадәр озайтылачак. Шулай ук ТР башкаласында берничә урам буенча транспорт хәрәкәтен этаплап чикләячәкләр.

2024-08-28T16:34:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.