В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Уң як Болак урамы участогында ремонт эшләре алып бару белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
Җәмәгать транспорты Уң як Болак урамы – М.Межлаук урамы – Мәскәү урамы – Ташаяк урамы – Меңьеллык мәйданы буйлап туры юнәлештә һәм алга таба маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Үзгәрешләр 1 нче июньдә 21:00 сәгатьтән эшләр тәмамланганчы гамәлдә булачак.
Әлеге вакытка «Тукай мәйданы метро станциясе – Академик Арбузов урамы» (боҗра) маршруты буенча хәрәкәт итүче 2 нче троллейбуслар йөрүдән туктаячак, дип хәбәр иттеләр Казанның транспорт комитетында.
Исегезгә төшерәбез, газүткәргеч төзү белән бәйле рәвештә Казанның Уң як Болак урамында транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте якынча бер тәүлеккә чикләнә.