В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу юл эшләре башкарылу белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы август). Бүген Казанда 3, 8, 12 нче номерлы троллейбуслар 22:00 сәгатькә кадәр йөриячәк.
Фермер шоссесы участогында 26 нчы августның 23:00 сәгатеннән 27 нче августның 05:00 сәгатенә кадәр юл эшләре башкарылачак. Шәһәр халкына сәфәрләрен троллейбуслар хәрәкәте графигына кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып планлаштырырга киңәш ителә, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм иткән көннәрдә кайбер урамнар буенча хәрәкәт чикләнәчәк. 30 нчы августта җәмәгать транспорты көчәйтелгән режимда 23:30 га кадәр эшләячәк.