Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.02.2026, 09:26

Казанда җәмәгать транспортының кайбер маршрутлары хәрәкәте схемасы вакытлыча үзгәртелде

Сәбәбе – көчле кар яву

Фото: Денис Гордийко

ТР башкаласында кар яву һәм катлаулы юл шартлары аркасында кайбер автобусларның хәрәкәте вакытлыча үзгәрде. Шулай ук трамвай маршруты хәрәкәте дә туктатылган.

8 нче трамвай хәрәкәте вакытлыча туктатылган. Хәзер юлларны кардан чистарту эшләре алып барыла, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУПдә.

«2 нче ПАТП»дә билгеләп үтүләренчә, үзгәрешләр кайбер автобус маршрутларына да кагылган:

6 нчы номерлы автобуслар «Давыдов» тукталышына кадәр Северный бистәсенә кермичә бара;

18 нче һәм 30 нчы автобуслар «Дуслык тыкрыгы» тукталышына кадәр барып җитми, ә «Фәйзи» тукталышына кадәр бара;

36а номерлы автобуслар «Новониколаевский» тукталышына керми, ә «Залесный переулок», «АЗС», «Яңа Тура» тукталышларына таба хәрәкәт иткәндә транспорт әкрын йөри – хәрәкәт графигы вакытлыча үзгәртелгән;

40 нчы номерлы автобуслар Щербаковка бистәсенә вакытлыча керми;

93 нче номерлы автобуслар «Берновые Ковали» тукталышына вакытлыча керми һәм «Айгөл балалар бакчасы» тукталышына кадәр бара (Шигалигә борылыш).

Шәһәр кешеләрен алдан ук үз маршрутларын планлаштырырга сорыйлар.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казан метросы көчле кар яву аркасында эшен көчәйтте. Составлар санын арттырырга карар кылдылар: пассажирлар агымының тыгыз вакытында линиягә 12 электропоезд чыгарылды.
Барлык яңалыклар