Премия тапшыру танылган тикшеренүченең туган көнендә узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). Казан медицина университетында профессор Давыд Менделевич исемендәге беренче стипендия тапшыру чарасы узды. Тантана узган ялларда, танылган тикшеренүченең туган көнендә узды.
Мактаулы премиягә КДМУ психиатрия кафедрасы ординаторы Элина Мөхәммәтшина һәм вузның Медицина һәм гомуми психология кафедрасы аспиранты Иван Митрофанов ия булдылар. Бүләкне профессорның улы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич тапшырды, ул абыйсы – КДМУ Медицина психология кафедрасы мөдире, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эксперты Владимир Менделевич белән чараның инициаторлары булды.
Шулай ук бу көнне Д.Менделевич ис. аудиторияр ачылды. Чарада Республика клиник психиатрия хастаханәсенең баш табибы Фәрит Җиһаншин һәм Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов катнашты.
"Әтиебез истәлеген мәңгеләштерү турында озак уйладык, хезмәттәшләребез, дуслары белән киңәшләштек һәм, минемчә, яхшы карар кылынды: ел саен бирелә торган исемле стипендияне гамәлгә ашырылды һәм профессорның бөтен гомере диярлек узган аудиторияне аның исеме белән аталды. Бөтен психиатрия җәмәгатьчелегенә ярдәм өчен зур рәхмәт", - диде Борис Менделевич.
Соңыннан Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, медицина фәннәре докторы, профессор Юрий Александровский очрашуда катнашучылар өчен лекция укыды.