Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.06.2019, 15:13

Казанда беренче тапкыр Tour de Tatarstan шоссейлы велосипед ярышлары буенча турнир узачак

Спортчыларга шәһәрнең төп урамнары буенча 7,5 км, 50 һәм 100 км дистанцияләрне узу тәкъдим ителә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь). 30-нчы июньдә Казанда беренче тапкыр Tour de Tatarstan шоссейлы велоузышлар буенча ярышлар узачак. Спортчыларга шәһәрнең төп урамнары буенча 7,5 км, 50 һәм 100 км дистанцияләрне узу тәкъдим ителә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ярышларда республика һәм аның башкаласы халкы гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның башка илләреннән профессиональ спортчылар да катнаша ала. Бүгенге көндә рәсми мәгълүматлар буенча ярышларда катнашу өчен дүрт илдән һәм Россиянең 26 төбәгеннән катнашучылар заявка биргән. Катнашучылар арасында татарстанлылар, шулай ук Свердловск, Мәскәү, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә яшәүчеләр өстенлек итә.

Шулай ук Tour de Tatarstan Kazan 2019 кысаларында һәвәскәрләр өчен чаңгы трассаларында массакүләм ярышлар узачак. Спортчылар Сибгат Хәким урамында 25 чакрым юлны узачак.

Велоузышта катнашу кагыйдәләре, трасса проекты һәм ярышлар нигезләмәсе белән TIMERMAN спорт чаралары сериясенең рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Tour de Tatarstan үткәрелүгә бәйле рәвештә, 1, 4, 25, 28, 43, 54, 71, 90 номерлы автобус маршрутлары хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк, шулай ук кайбер шәһәр урамнары буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

Барлык яңалыклар

Казанда беренче тапкыр Tour de Tatarstan шоссейлы велосипед ярышлары буенча турнир узачак

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь). 30-нчы июньдә Казанда беренче тапкыр Tour de Tatarstan шоссейлы велоузышлар буенча ярышлар узачак. Спортчыларга шәһәрнең төп урамнары буенча 7,5 км, 50 һәм 100 км дистанцияләрне узу тәкъдим ителә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ярышларда республика һәм аның башкаласы халкы гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның башка илләреннән профессиональ спортчылар да катнаша ала. Бүгенге көндә рәсми мәгълүматлар буенча ярышларда катнашу өчен дүрт илдән һәм Россиянең 26 төбәгеннән катнашучылар заявка биргән. Катнашучылар арасында татарстанлылар, шулай ук Свердловск, Мәскәү, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә яшәүчеләр өстенлек итә.

Шулай ук Tour de Tatarstan Kazan 2019 кысаларында һәвәскәрләр өчен чаңгы трассаларында массакүләм ярышлар узачак. Спортчылар Сибгат Хәким урамында 25 чакрым юлны узачак.

Велоузышта катнашу кагыйдәләре, трасса проекты һәм ярышлар нигезләмәсе белән TIMERMAN спорт чаралары сериясенең рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Tour de Tatarstan үткәрелүгә бәйле рәвештә, 1, 4, 25, 28, 43, 54, 71, 90 номерлы автобус маршрутлары хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк, шулай ук кайбер шәһәр урамнары буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.