Катнашучылар үзләренең цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен белә алачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май). Татарстан һәм аның башкаласы халкын Бөтенроссия Digital диктант белем бирү акциясендә катнашырга чакыралар. Казан мәйданчыкларында алар бушлай үзләренең компьютер грамоталылыгы, база программаларын белү дәрәҗәсен белә, Интернетта эшләү күнекмәләрен һәм киберкуркынычсызлык өлкәсендәге белемнәрен бәяли алачак. Тест май аенда бөтен ил территориясендә уза.
Диктант 14-17 яшьлек һәм 18 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар өчен аерым узачак. Аларга өч мәгънәви блок буенча 30 сорауга җавап бирергә тәкъдим ителә: компьютер грамоталылыгы нигезләре, интернетта һәм социаль челтәрләрдә эшләү һәм киберкуркынычсызлык. Сораштыру тәмамланганнан соң, катнашучылар цифрлы грамоталылыкларының һәм цифрлы компетенцияләр үсешенең гомуми дәрәҗәсен белә алачаклар.
Татарстанда 18-нче майда Казанда ике мәйданчыкта көндезге тест узачак: 9.00 сәгатьтә КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбендә түбәндәге адрес буенча: Кремль ур., 35 һәм 11.00 сәгатьтә IT-паркта түбәндәге адрес буенча: Петербург ур., 52. Тестны шулай ук 18-нче майдан 24-нче майга кадәр онлайн режимда цифровойдиктант.рф сайтында узарга мөмкин.
Катнашу өчен сылтамалар буенча узарга һәм чараның бер мәйданчыгында - IT-парк яки КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбендә - кайсын сайлауга бәйле рәвештә теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.
Россиядә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белемнәрне тикшерү буенча масштаблы акция беренче тапкыр үткәрелә. Аны Интернет-технологияләр төбәк иҗтимагый үзәге, Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе һәм Microsoft компаниясе оештыра. Татарстанда Digital диктант партнерлары буларак ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм IT-парк чыгыш ясый.