Экспозициядә рәсем сәнгате, традицион кием-салым, салкын һәм утлы корал, зәркән бизәнү әйберләре, керамик һәм бакыр савыт-саба, музыкаль инструментлар күрсәтелгән.
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче апрель). Чечен Республикасы музее беренче тапкыр казанлыларга һәм Татарстан башкаласы кунакларына үз коллекцияләреннән экспонатлар тәкъдим итәчәк. «Эрмитаж-Казан» үзәгендә ачылачак күргәзмәдә йөздән артык әсәр тәкъдим ителгән, алар арасында XX гасырның икенче яртысы – XXI гасыр башы рәсемнәре, XIX-XX гасырлар һәм хәзерге заман декоратив-гамәли сәнгать әйберләре бар.
Чечня рәссамнарының эшләре төрле стильләрдә һәм жанрларда – академизмнан алып авангардизмга кадәр башкарылган. Картиналарда тау пейзажлары, Грозный һәм чечен авылларының урамнары, жанр сәхнәләре сурәтләнгән, шулай ук портретлар һәм натюрмортлар тәкъдим ителгән. Килүчеләр төрле буын рәссамнарының, Чечняда туып-үскән һәм республикага вакытлыча килгән авторларның – Чечняда туып-үскән Шамил Шамурзаев белән Әмәнди Әсухановның, рус рәссамы Олег Клюкинның, авангардчылар Вахит Заураев һәм Шәмсетдин Әхмәдовның, яшь автор Аслан Бугаевның һ.б. рәсемнәрен күрәчәкләр.
Төбәкнең мәдәни һәм көнкүреш үзенчәлекләре турында этнографик материаллар сөйли: ир-атлар һәм хатын-кызлар традицион киемнәре комплекслары, салкын һәм утлы корал үрнәкләре, зәркән бизәнү әйберләре, керамик һәм бакыр савыт-саба, музыкаль инструментлар. Күргәзмәгә килүчеләрнең игътибарын сыйфаты белән элек-электән чечен халкы дан тоткан көндәлек, парад һәм хәрби салкын корал үрнәкләре җәлеп итәчәк. Булат корычыннан кылыч ясау серләре буыннан-буынга тапшырылган. Кыннарын, сапларын төрле зәркән техникаларында катлаулы үсемлек орнаменты белән бизәгәннәр. Күргәзмәнең бизәге булып, төсле аппликация техникасында милли орнамент белән эшләнгән традицион чечен киез келәмнәре торачак. Аларның матур бизәкләрендә тамырлары белән борынгы заманнарга барып тоташкан магик мәгънә шифрланган.
Күргәзмә Татарстан Республикасында Чечен мәдәнияте көннәре кысаларында оештырыла. Аны ачу 12 нче майда 15:00 сәгатьтә булачак. Күргәзмә 13 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.