Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.09.2020, 13:44

Казанда шәһәр предприятиеләрен янгын куркынычсызлыгы буенча планнан тыш тикшерүләр яңадан торгызыла

Денис Калинкин район башлыкларына янгын еш була торган буш, ташландык биналарга игътибар итәргә кушты.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче сентябрь, Алинә Бережная). Казанда янгыннар һәм аларда һәлак булучылар санының кимүе күзәтелә. Ел башыннан шәһәрдә 1164 янгын очрагы теркәлгән, бу узган ел (1197 очрак) белән чагыштырганда 3,09%-ка кимрәк. Быел янгыннарда 56 кеше зыян күргән, 22 кеше үлгән. Шуңа да карамастан, бу узган елга караганда 16,42% һәм 10, 9%-ка кимрәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетында Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов сөйләде.

Күпчелек очракта янгыннарның сәбәбе ут белән саксыз эш итү (ел башыннан 837 очрак). Фердинанд Тимерханов сүзләренә караганда, бәхетсезлек очракларының санын киметүгә автоном янгын хәбәрчеләре ярдәм иткән, алар тревога сигналы белән халыкны вакытында янгын куркынычы турында кисәтәләр. «2020 елда янгын гарнизоны хезмәткәрләре социаль якланмаган кешеләрнең 4 мең 278 йорт биләмәсендә бушлай 17 мең 331 автоном янгын хәбәрчесе урнаштырган. Шул рәвешле, 2016 елдан барлыгы 26 меңнән артык җайланма урнаштырылган. Әлеге эш дәвам итәчәк»,– дип сөйләде Ф.Тимерханов.

Янгынны тиз арада сүндерү өчен күпфатирлы йортларның ишегалларына янгын сүндерү техникасының тоткарлыксыз үтү мөмкинлеге Казан өчен проблемалы мәсьәләләрнең берсе булып кала. Эксперимент сыйфатында Декабристлар урамындагы 113-нче һәм 115-нче йортларның подъездлары янында янгын техникасы өчен Казанда беренче кызыл-ак билгеләр пәйда булды. «Быел «Безнең ишегалды» программасы кысаларында төзекләндерелә торган Мәскәү районы территориясендәге югары катлы йортларның ишегалларында да мондый юл тамгаларын сала башладылар, – дип билгеләп үтте Ф.Тимерханов. Аның сүзләренә караганда, бу практиканы шәһәрнең күп урыннарында куллану янгыннарны оператив рәвештә сүндерергә мөмкинлек бирәчәк.

Янгыннарны профилактикалауның нәтиҗәле ысулларының берсе булып элеккечә халыкка аңлату эшләре тора – бер ел эчендә коткаручылар күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә 15 мең 713 белешмә тараткан. Нәтиҗәдә, торак секторларындагы янгыннар санын киметүгә ирешелде. Быел бердәм диспетчерлык хезмәтенә янгын турында 881 хәбәр килгән, узган елның шушы ук чорында – 1089.

Ф.Тимерханов сүзләренә караганда, соңгы 5 елда Казанда бер генә табигый янгын да булмаган. Бу ел саен шәһәр территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелүгә бәйле.

Предприятиеләрдә янгыннар аеруча куркыныч тудыра. «Без объектларның янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы җитәкчеләрне һәм затларны әзерләү, эвакуацияләү буенча персонал белән күнегүләр үткәрүгә күбрәк игътибар бирә башладык. Ел дәвамында укыту-методик үзәкләрдә 427 кеше белем алды», – дип сөйләде Ф.Тимерханов. Шәһәр муниципаль учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе актуаль булып кала. Ф.Тимерханов предприятие һәм оешма җитәкчеләрен беренчел янгын сүндерү чараларының әзерлеген тикшерергә, янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча хезмәткәрләр өчен 30 минутлык дәресләр оештырырга өндәде. «Объектта эшчеләр тарафыннан янгынга каршы режимның сакланышын тикшерү, янгын һәм теләсә нинди гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта персоналны бинадан эвакуацияләү буенча күнекмәләр үткәрү максатыннан «кинәт тикшерү» төшенчәсенә әйләнеп кайту зарурлыгы туды. Без шәһәр муниципаль унитар предприятиеләрендәге янгын куркынычсызлыгы торышын 15-нче декабрьгә кадәр тикшерәчәкбез», – дип ассызыклады Ф.Тимерханов.

Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин билгеләп үткәнчә, шәһәрдәге коткаручыларның һөнәри осталыгы аркасында янгыннарда күп санлы корбаннар булдырылмый кала. Ул район башлыкларына янгын еш була торган буш, ташландык биналарга игътибар итәргә кушты. «Мин район башлыкларына үз территорияләрендә эксплуатацияләнми торган биналарны ачыклау өчен ревизия үткәрүләрен сорыйм. Без бу биналарның ябык булуын тәэмин итәргә тырышабыз, әмма вәзгыятьне даими күзәтеп торырга кирәк», – дип йомгаклады Д.Калинкин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 28.09.2020
Видеорепортаж
28.09.2020 12:37
Казанда торак секторда янгыннарның кимүе күзәтелә
Барлык яңалыклар