В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада - мастер-класслар, хореография, вокал, актерлык осталыгы буенча дәресләр һәм башкалар.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Проектка кушылыр өчен сайтта дәресне сайларга һәм кирәк вакытта трансляциягә кушылырга кирәк, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе.
Иртәгә 10.00 сәгатьтә өлкәннәр һәм балалар өчен чыршы уенчыклары ясау буенча мастер-класс узачак.
10.30 сәгатьтә «Танышу тренинглары» театр сәнгате буенча мастер-класс була.
11.00 сәгатьтә балалар кәгазьдән Яңа ел чыршысын ясаячаклар.
13.00 сәгатьтә төрле материаллар һәм техникадан файдаланып Яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер-класс планлаштырылган. Шул ук вакытта көндезге макияж нигезләре, шулай ук аның Яңа ел бәйрәм кичәсе өчен кичке макияжга трансформациясе турында мастер-класс узачак. Дәрес туры эфирда Instagramда һәм Сәйдәш мәдәни үзәгенең Youtub каналында узачак.
Шулай ук 13.00 сәгатьтә Беренче бөтендөнья сугышы темасына кагылган китапларга видеокүзәтү дә карарга була: Себастьян Фолксның «И пели птицы», Бен Элтонның «Время и снова время» китаплары.
14.00 сәгатьтә топиарийдан Яңа ел эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс узачак.
15.00 сәгатьтә Zoomда актерлык осталыгы буенча мастер-класс узачак.
16.00 сәгатьтә Zoomда стилизация техникасы һәм пейзажлы рәсем нигезләре буенча мастер-класс узачак.