Сәүдә 6:00 дән 13:00 гә кадәр оештырылачак
Иртәгә, 15 мартта, Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Шәһәрлеләр яшелчә, ит һәм сөт продукциясе, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарларны ваклап сату бәясеннән 15% ка түбәнрәк бәядән сатып ала алачак.
Сәүдә 6:00 дән 13:00 гә кадәр түбәндәге мәйданчыкларда алып барылачак:
Авиастөзелеш районы
Дементьев ур., 7
Ленинград ур., 27
Яңа Савин районы
Академик Лаврентьев ур., 10
Х.Ямашев проспекты., 71а
Совет районы
Аграр ур., 2
Липатов ур., 7
Киров районы
Батыршин ур., 20
Краснококшайск ур., 150/2
Революция ур., 12
Вахитов районы
Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше
Идел буе районы
Җиңү проспекты, 46в
Ю.Фучик ур., 64
Салават күпере торак районында ярминкәләр Осиново бистәсе, Садовая ур., 9 йорт адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең парковкасында оештырыла.
Северный бистәсендә яшәүчеләр өчен Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә якшәмбе көннәрендә сәүдә итү булачак.
Мәйданчыкларда ветеринария-санитария таләпләренең үтәлешен тикшерәләр. Тулырак мәгълүматны +7(843)223-27-72 (өст.84331) кайнар линия телефон номеры буенча белергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Казанда 14 сентябрьдән 29 декабрьгә кадәр булган традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 664,7 млн сумлык продукция сатылган. Бу вакыт эчендә 14 мәйданчыкта барлыгы 16 ярминкә уздырылган.