Проект ярдәмендә йортсызлар һәм мохтаҗлар кайнар ризык, медицина һәм юридик ярдәм ала алалар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче гыйнвар). 25 гыйнварда Казанда "Игелекле фудтрак" үз эшен башлый. Проект ярдәмендә йортсызлар һәм мохтаҗлар кайнар ризык, медицина һәм юридик ярдәм ала алалар. "Игелекле фудтрак" шәһәр урамнарына табиб һәм юрист кабинетлары белән җиһазландырылган микроавтобус белән бергә чыгачак.
Проект 2017 елның ноябрендә эшли башлады. "Игелекле фудтрак" эшләгән вакыт эчендә мохтаҗлар 12 меңнән артык порция ризык алган. Проект авыр тормыш хәлендә калган кешеләрнең мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә киңәя бара. Гигиена кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәү һәм катлаулы шартларда яшәү очракларында, шулай ук кирәкле җылы кием булмаганда, катлаулы авырулар белән зарарлану куркынычы арта, шуңа күрә бу чорда медикларның ярдәме чыннан да кирәк.
Документларсыз кешеләргә эшкә урнашу гына түгел, хәтта хастаханәгә яки социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итү дә мөмкин түгел. Аларда кирәкле документларны торгызу өчен юридик ярдәм алу мөмкинлеге булачак.
Фудтрак Борхан Шиһиди урамындагы скверда атнасына биш көн, сишәмбе һәм якшәмбедән кала, туктаячак. Әйтик, дүшәмбе көнне ул скверга - 14.00, чәршәмбе көнне - 10.30, җомга көнне - 10.00, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә 15.00 сәгатьтә киләчәк. Ветераннар йорты янында (Дубравная ур., 35) "Игелекле фудтрак" сишәмбе көннәрендә 14.30 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр туктап торачак, дип хәбәр иттеләр "Игелекле Казанда".