Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.09.2020, 14:02

Казанда «Тормышны яратучылар» шәһәр проектының бушлай дәресләре яңартылды

Шәһәр Мэры Илсур Метшин яңартылган мәдәният йортлары ачылу белән проектта катнашучылар саны артачагына ышаныч белдерде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь, Алсу Сафина). Казанда «Тормышны яратучылар» шәһәр проекты кысаларында өлкән буын вәкилләре өчен бушлай дәресләр яңадан башланды. Яңартылган мәдәният сарайлары ачылганнан соң, проектта катнашучылар саны артачак, дип саный Казан Мэры Илсур Метшин. Шул ук вакытта шәһәр башлыгы тормыш сөючән кешеләр дәресләрен оештырганда  Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте күрсәтмәләрен үтәүгә аерым игътибар бирергә өндәде.

«Шунысы сөендерә, «Тормышны яратучылар» шәһәр проекты үсеш алды, узган ел эчендә генә дә клубларга өлкән буын вәкилләре 100 меңнән артык тапкыр килгән», - дип билгеләде И.Метшин. Ул искәрткәнчә, быел Сәет Галиев исемендәге яңартылган мәдәният йорты һәм Тимерьюлчылар мәдәният йорты ачылды, тиздән «Чулпан» мәдәни үзәге ремонттан соң үз ишекләрен ачачак. Мэр «Тормышны яратучылар» проектына кушылырга теләүчеләр саны артачагына ышаныч белдерде. «Әмма бу яшь төркеме Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте күрсәтмәләре буенча аерым игътибар таләп итә, шуңа күрә бу мәсьәләләрне контрольдә тотарга кирәк», - дип ассызыклады И.Метшин.

Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов билгеләп үткәнчә, пандемия һәм дистанцион режимга күчү чорында «Тормышны яратучылар» проектында катнашучылар активлык күрсәтте. «Мобиль ликбез буенча узган курслар кысаларында алган белемнәре аларга җиңел генә элемтәдә калырга, бер-берсенә ярдәм итәргә һәм Zoom видеоконференцияләр системасы аша шөгыльләнергә мөмкинлек бирде», - дип билгеләп үтте нотыкчы.

Хәзер бушлай дәресләр яңадан башланды. Яңа җәдвәл белән KZN.RU сайтында «Тормышны яратучылар» бүлегендә танышырга мөмкин. Мәдәният йортлары һәм түгәрәк эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматны Мәдәният идарәсе кушымтасында табарга, шулай ук +7(843)292-90-81 телефоны буенча консультация алырга була. Шулай ук «Тормышны яратучылар» проекты 13-нче сентябрьдә, ТР Президентын һәм Казан шәһәр думасы депутатларын сайлаулар көнендә, «Ак Барс Арена» стадионында тәкъдир ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, проект 56 шәһәр локациясендә 13 төрле юнәлеш буенча эшли.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 07.09.2020
Видеорепортаж
07.09.2020 13:17
Казан мәдәният учреждениеләрендә түгәрәкләр һәм секцияләр эше яңартылды
Барлык яңалыклар