В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рөстәм Гафаров учреждение җитәкчеләренә гаризалар формалаштыруны тизләтергә кушты
Фото: Денис Гордийко
Казанда социаль учреждениеләрне җылылык белән тәэмин итү 3 нче майда яңартылды. Бүгенге көндә 185 балалар бакчасы, 39 мәктәп, 35 сәламәтлек саклау объекты һәм биш спорт оешмасы җылытыла. «Кызганыч, май безне җылы көннәре белән сөендерми. Шәһәрдә салкын һава торышы урнашты. Аңа кадәр берничә котельныйда эшләр туктатылган иде, аерым алганда, «Татэнерго» АҖ үз карамагындагы җылылык үткәргечләрне ремонтлауга кереште. Шуңа күрә бер кул хәрәкәте белән генә бөтен җирдә дә вентильне ача алмаячакбыз. Әмма социаль объектларны җылылык белән тәэмин итү өчен барысын да эшләячәкбез», – дип билгеләп үтте аппарат киңәшмәсендә Рөстәм Гафаров.
ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, җылылык белән тәэмин итү сезоны төгәлләнгәннән соң, җылылык энергетикасы предприятиеләре ремонт һәм киләсе сезонга әзерлек эшләрен башлаган. Әйтик, хәзерге вакытта «Татэнерго» АҖнең 1, 2 һәм 4 нче җылылык үткәргечләре төзекләндерелә, алар шәһәрнең үзәк һәм көньяк-сәнәгать өлешләренә, шул исәптән 92 социаль объектка хезмәт күрсәтә. Шулай ук «Казэнерго» АҖнең 41 котельные вакытлыча эксплуатацияләнми, аларга 40 балалар бакчасы, мәктәпләр, хастаханәләр һәм спорт учреждениеләре тоташкан. Ремонт эшләре башлану нәтиҗәсендә кайбер социаль объектларга җылылык бирүне яңарту мөмкин түгел.
«Казанда барлыгы 855 социаль учреждение исәпләнә, 132 объекттан тыш, калганнарын җылылык белән тәэмин итү өчен техник мөмкинлекләр бар. Бу шәһәрнең елга аръягы өлеше (барлык районнар), шулай ук «Татэнерго» АҖ котельныйларына тоташкан Азино һәм Горки микрорайоннары», – дип аңлатты Искәндәр Гыйниятуллин.
Ул, социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирновага һәм социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихинга мөрәҗәгать итеп: «Белгечләр атна ахырына кадәр салкын һава торышын вәгъдә итә. Объектлардагы вазгыятьне бәяләп, җылылык бирү өчен гаризалар тапшыруны тизләтүегезне сорыйм», – диде.
Үз чиратында Рөстәм Гафаров та урынбасары Гүзәл Сәгыйтовага һәм мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризвановка социаль учреждениеләр җитәкчеләре белән эш алып барырга йөкләмә бирде. «Гаризасыз беркем җылылык белән тәэмин итмәячәк», – дип ассызыклады спикер.
Шулай ук Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, салкын һава торышы урнашканнан бирле «Ачык Казан» системасына күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән 132 гариза кергән. Киров һәм Мәскәү районнарындагы күпфатирлы өч йортта җылылык бирү яңартылган. «Гражданнар таләбе буенча һәм техник мөмкинлекләр булса, йортларны җылылык белән тәэмин итүне сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары район администрацияләре башлыкларына һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Василий Лысачкинга. Рөстәм Гафаров исә, җылы һава торышы урнашканчы, торак йортларда кайнар суны сүндерүне кичектерергә йөкләмә бирде.
Казанда, аномаль эссе һава торышы урнашу сәбәпле, җылылык белән тәэмин итү сезоны 20 нче апрельдә төгәлләнде. Исегезгә төшерәбез, көнлек уртача һава температурасы кимендә биш көн дәвамында +8 градустан артса, күпфатирлы йортларга һәм социаль учреждениеләргә җылылык бирү туктатыла.
Диләрә Гафурова
Фото: Марат Мөгыйнов