Өзеклекләр 20-нче октябрьгә кадәр булырга мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). 20-нче октябрьгә кадәр Казанда цифрлы эфир телевизион тапшырулар челтәре эшенең кыска вакытлы начараюы ихтимал. Өзеклекләр 11:34 сәгатьтән 12:41 сәгатькә кадәр аралыкта күзәтелергә мөмкин. Бу кояш интерференциясе белән бәйле.
Телевизор экраннарында тоткарлыклар булырга, сурәтләр һәм тавыш берничә секундтан 2-5 минутка кадәр югалып торырга мөмкин. Кайбер очракларда сурәтләрнең кыска вакытка туктап калуы, пиксельләргә таралуы, хәтта бераз югалып тору ихтималы да бар, дип хәбәр итә Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре филиалы – Татарстан Республикасының радиотелевизион тапшыру үзәге.