Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.04.2019, 10:14

Казанда татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты ярдәмчесе Анатолий Серышев, ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель). Бүген, Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулган көндә, бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты ярдәмчесе Анатолий Серышев, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашты.

Туган тел көне уңаеннан бүген Илһам Шакиров исемендәге яңа концерт залында оештырылган «Казан Экспо» күргәзмә комплексында тантаналы чара булачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулды. Ул күп санлы рус һәм чит ил классиклары әсәрләренең татар теленә тәрҗемәләре авторы, татар вакытлы матбугаты газет-журналларының чишмә башында торган, мөселман-шагыйрьләр арасында үз әсәрләренә иллюстрацияләр кертүдә беренчеләрдән булган, аның каләме астыннан бүгенге көнгә кадәр укытучылар һәм тикшеренүчеләр өчен өстәл китабы булып торган уку әсбаплары чыккан.

Фоторепортаж
Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы, 26.04.2019
Барлык яңалыклар