Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.04.2022, 14:05

Казанда Чернобыль АЭСындагы аварияне бетерүдә катнашучылар истәлегенә чәчәкләр салачаклар

Техноген һәлакәт нәтиҗәләре белән 3,5 мең татарстанлы көрәшкән, алар арасында 1,5 мең казанлы бар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче апрель). 26 нчы апрельдә Казанда, Чернобыль АЭС авариясен ликвидацияләүдә катнашып, үз бурычларын батырларча үтәүчеләр истәлегенә чәчәкләр салачаклар. Казан Башкарма комитеты тарафыннан оештырылган чара Ямашев проспекты һәм Әмирхан урамы киселешендә урнашкан скверда узачак.

Чәчәкләр салу 10:00 сәгатьтә башлана. Тантана азагында ликвидатор-ветераннар өчен Казан районнары администрацияләре тарафыннан оештырылган хәйрия ашлары узачак.

Исегезгә төшерәбез, 1986 елның 26 нчы апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә авария – ХХ гасырның иң куркыныч техноген һәлакәте була. Реактордагы янгын нәтиҗәсендә атмосферага 190 тоннага якын радиоактив матдәләр чыгарыла. 400 дән артык кеше экологик һәлакәт зонасында калып, атом бомбасы шартлаганнан соң Хиросим халкы кичергәннән 90 тапкырга күбрәк нурланыш алуга дучар булган. Чернобыль атом электростанциясендә аварияне бетерүдә 3,5 мең татарстанлы катнашкан, алар арасында 1,5 мең казанлы бар.

Ел саен Россиядә бу көнне Чернобыль АЭСында авария нәтиҗәләрен бетерү катнашучыларын искә алалар. 2003 елдан Берләшкән Милләтләр Оешмасы 26 нчы апрельне Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан итте.

Барлык яңалыклар