В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Четаев һәм Меридиан урамнары чатында үткәрүчәнлекне арттырырга мөмкинлек бирде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы февраль). Казанның Яңа Савин районында Четаев һәм Меридиан урамнары чатында «Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы» МКУ хезмәткәрләре җәяүлеләр өчен ике светофор урнаштырды. Бу чатта үткәрүчәнлекне арттырырга мөмкинлек бирде.
ТР башкаласы Башкарма комитетының Транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, элек участокта җәяүлеләр өчен светофорлар булмаган – аларны җирле халык соравы буенча урнаштырганнар. Янәшәдә генә 44 нче номерлы «Теремок» балалар бакчасы һәм 177 нче номерлы лицей урнашкан. Җәяүлеләр юлны светофорның яшел утына 24 секунд эчендә чыга алачак.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасына тагын 63 светофор тоташтырылачак. Моның ярдәмендә үткәрүчәнлек артачак һәм юллардагы тоткарлыклар кимиячәк.