В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тикшерү барышын Совет районы прокуратурасы контрольгә алды.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче март). Казанның «Гвардия» полиция бүлеге сукбай эткә ату факты буенча РФ Җинаять кодексы маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Бу очрак Н.Рахлин урамындагы бер йорт ишегалдында була, билгесез кешенең атуыннан хайван үлә. Тикшерү барышын Совет районы прокуратурасы контрольгә алды.
Җинаять эше кузгату турындагы карарда әйтелгәнчә, 30 нчы гыйнварда билгеләнмәгән зат якынча 14:30 да Н.Рахлин урамындагы 13 нче йорт ишегалдында ачык рәвештә һәм бөтен кеше каршында утлы ату коралыннан эткә бердән дә күбрәк тапкыр аткан. РФ Җинаять кодексының 245 нче маддәсенең 1 нче өлеше – хайванга авырту һәм газаплар китерү максатыннан аңа карата рәхимсез мөгамәләдә буллу буенча җинаять эше кузгатылган. Полицейскийларга кемнең җинаять кылганын ачыкларга һәм аны җәзага тартырга туры киләчәк.
Яралану нәтиҗәсендә этнең арткы аяклары җәрәхәтләнгән. Дружок кушаматлы эт йортсыз булса да, ишегалдында аны ашатканнар һәм яраланганнан соң, волонтерлар аны дәвалауга җибәргәннәр. Җирле халык әйтүенчә, бу аларның күршесенең хайваннарга тәрәзәдән атуның беренче генә очрагы түгел.
Хайваннарга «атучы» турында «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Хайваннар дөньясын яклау» проекты утырышында фикер алыштылар. Очрашуда Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин вәзгыятьне ачыкларга һәм халык белән бергә хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә вәгъдә итте.