В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзерге вакытта берничә троллейбус һәм трамвай маршруты буенча эш алып барыла.
Фото: «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче май). «Метроэлектротранс» МУП энергия хуҗалыгы хезмәте Казандагы җир өсте транспортының тузган кабель линияләрен һәм элемтә челтәрен торгыза. Эшләр тәүлек әйләнәсе алып барыла.
Ямашев проспекты участогында белгечләр контактлы чыбык сузганнар. Камалиев урамыннан Патрис Лумумба урамына таба борылышта хезмәткәрләр, элемтә челтәре каршы линиягә чыкмасын өчен, башмакларны (рельсларны туктатып тору өчен махсус җайланмалар) күчергән. Трамвай депосыннан «Халитов урамы» тукталышына кадәр аралыкта элемтә челтәре тикшерелгән. Моннан тыш, энергия хуҗалыгы хезмәте 31 нче подстанция участогында кабельне алыштырган.
Хәзерге вакытта 3 нче һәм 5 нче номерлы троллейбус маршрутлары, шулай ук 4 нче һәм 5а номерлы трамвай маршрутлары буенча эш алып барыла, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте.