Ярдәм Ирек Богуславский инициативасы белән күрсәтелгән
Фото: Марат Мөгыйнов
«Нәфис Косметикс»та җитештерелгән көнкүреш химиясе күләме алты айга исәпләнгән. Медицина учреждениесе җитәкчелеге үтенече буенча госпитальгә кер юу порошоклары (189 кг), савыт-саба юу өчен сыеклык (180 кг), чистарту чаралары (48 кг), сыек сабын (744 кг), идән юу (960 кг), пыяла, тәрәзә һәм көзге юу чаралары (180 кг) тапшырылган.
Узган елның июнь аенда хәйрия фонды госпитальгә якынча 1,5 тонна кер юу порошогы, савыт-саба юу өчен сыеклык, шампунь һәм башка чаралар тапшырган иде.
«Нәфис» хәйрия фонды 2023 елда РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән гамәлгә куела. Якын арада фонд махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итүне оештырырга планлаштыра. Бу оешма эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булачак.
Элегрәк «Нәфис» хәйрия фондының «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Татарстаннан һәм Лисичанскидан 10 баланың хыялын тормышка ашыруда катнашуы хакында хәбәр иткән идек.