ЮХИДИ Восстание һәм Октябрь урамнары киселешендә булган юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь). ЮХИДИ 27 декабрьдә булган юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли.
20.00 сәгатьтә Восстание һәм Октябрь урамнары киселешендә 61 яшьлек ир-атны машина бәрдерә. Нәтиҗәдә пенсонерның тубык сөяге сына.
Казан Дәүләт автоинспекциясе әлеге һәлакәт шаһитларын 5-333-819, 5-333-848 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә чакыра.
Үткән тәүлектә шәһәрдә 220 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 11 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә Казан буенча РФ Эчке эшләр министрлыгы идарәсе ЮХИДИ матбугат хезмәте.