В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр дәүләт автоинспекциясе Короленко урамындагы юл-транспорт һәлакәте шаһитларыннан элемтәгә чыгуларын сорый.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март). Казан дәүләт автоинспекциясе 24-нче март көнне 17.30 сәгатьтә Короленко урамындагы 81-нче номерлы йорт каршында булган юл-транспорт һәлакәте шаһитларыннан элемтәгә чыгуларын сорый.
Билгесез автомобиль йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең 6.13 пунктын бозып, светофорның рөхсәт ителмәгән сигналына чыккан һәм 84 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Пенсионер хатын-кыз юлны светофорның рөхсәт ителә торган сигналына машиналар йөрү өлешенең көйләнә торган җәяүлеләр кичүе аша уза торган булган. Машина йөртүче һәлакәт урыныннан качып киткән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге ханым маңгай өлеше ярасын алган, хастаханәдән чыккан. Әлеге хәлнең шаһитлары түбәндәге телефоннарга шалтырата ала: +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48.
Искәртеп узабыз, язгы каникул көннәрендә юлларда тәртип кагыйдәләрен санга сукмаган җәяүле балаларны ачыклау буенча гомумшәһәр рейдлары узды. Шулай ук 25-нче һәм 30-нчы март көннәрендә балаларны автомобиль салонында йөртү кагыйдәләрен санга сукмаган машина йөртүчеләрне ачыклау буенча рейдлар узачак. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән бергә урамны ЮХИДИ инспекторлары патрульләштерә, дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ пропаганда бүлеге.