В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәүләт автоинспекциясе вакыйга шаһитларын эзли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь). Казанда 53 яшьлек җәяүлене бәрдергән кешеләрне эзлиләр. Юл-транспорт һәлакәте 14-нче октябрь 21.00 сәгатьтә Юлиус Фучик урамы буенча урнашкан 84-нче номерлы йорт каршында булган.
Авария нәтиҗәсендә зыян күргән хатынның яңак сөяге өлеше бәрелгән. Һәлакәттә гаепле машина йөртүче вакыйга урыннан качкан.
Казан дәүләт автоинспекциясе вакыйга шаһитларыннан түбәндәге телефоннар буенча хәбәр бирүләрен сорый: (843) 5-333-819, 5-333-848.
Искәртеп узабыз, юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып качкан өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер ел ярымга кадәр мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу рәвешендә җәза каралган.
Узган тәүлектә Казанда 204 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларның 3-се - җәяүлеләрне бәрдерү һәм 2-се - транспорт чаралары бәрелеше. Нәтиҗәдә, 4 юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы - 2 җәяүле, шул исәптән бала, һәм 2 машина йөртүче төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.