Дәүләт автоинспекциясе Батыршин урамында булган юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче май). 1 майда Казанда Батыршин урамында юл-транспорт һәлакәте була, машина йөртүче һәлакәт урыннан кача. Дәүләт автоинспекциясе 76 яшьлек хатынга зыян салган юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли.
Һәлакәт 10.30 сәгатьтәе 23-нче йорт каршында була. Автомобиль, артка хәрәкәт иткәндә хатын-кызны бәрдерә һәм һәлакәт урыннан кача. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә пенсионерның уң иңбашы сөягенең муентыгы сына. Әлеге һәлакәт шаһитларын (843) 533-38-19 һәм 533-38-48 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә чакыралар.
Узган ял көннәрендә. 1 һәм 2 майда, Татарстан башкаласында 175 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның алтысында зыян күрүчеләр бар.