В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Дәүләт автоинспекциясе вакыйга шаһитларыннан элемтәгә керүләрен сорый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль). Казанда машина йөртүче 15 яшьлек укучыны бәрдерә һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан кача. Авария 1-нче февральдә 7.40 сәгатьтә Галия Кайбицкая урамындагы 4-нче йорт ишегалдында була. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә яшүсмернең сул аягының йомшак тукымалары зыян күрә.
Казан Дәүләт автоинспекциясе вакыйга шаһитларыннан түбәндәге телефоннар буенча элемтәгә керүләрен сорый: +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48.
Исегезгә төшерәбез, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 12.27 маддәсенең 2 өлеше нигезендә, юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер ел ярымга кадәр мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу рәвешендә җәза каралган.
31-нче гыйнвардан 2-нче февральгә кадәр узган көннәрдә шәһәрдә 394 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның 14-ендә зыян күрүчеләр бар. Нәтиҗәдә, бер пассажир һәлак булган, юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан 16 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.