Дәүләт автоинспекциясе вакыйга шаһитларын эзли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь). Казанда билгесез машина йөртүче 43 яшьлек ирне бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. 24-нче декабрь 23.45 сәгатьтә Адоратский урамы буенча урнашкан 33-нче номерлы йорт ишегалдында җәяүлене бәрдергәннәр.
Машина йөртүче РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.5 пунктын бозып, вакыйга урыныннан качып киткән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүченең аркасы һәм оча сөяге бәрелгән. Казан Дәүләт автоинспекциясе вакыйга шаһитларыннан түбәндәге телефоннар буенча элемтәгә керүләрен сорый: (843) 5-333-819, 5-333-848.
Исегезгә төшерәбез, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 12.27 маддәсенең 2-нче өлеше нигезендә, юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып киткән өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1,5 елга кадәр мәхрүм итү яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест салу рәвешендә җәза каралган.
Узган тәүлектә Казанда 220 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларның 4-се зыян күрүчеләр белән - 2 җәяүлеләрне бәрдерү һәм 2 транспорт чаралары бәрелеше очрагы. Нәтиҗәдә, 4 юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы - 2 җәяүле һәм 2 пассажир төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.