Авария 10-нчы октябрь көнне көндез А. Аббасов урамында булган.
Фото: Денис Гордийко
Велосипедчы көйләнми торган җәяүлеләр кичүе буенча уңнан сулга таба автомобиль хәрәкәте юнәлешендә үткән. Машина йөртүче РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.5 пунктын бозып, һәлакәт урыныннан качкан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә велосипедчы сул кул бармакларының йомшак тукымаларын имгәткән, сул як умрау сөяген сындырган.
Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйга шаһитларыннан түбәндәге телефоннар буенча шалтыратуларын сорый: +7(843)533-38-15, +7(843)533-38-48.
Узган ял көннәрендә Казанда 257 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 8-е зыян күрүчеләр белән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бер җәяүле, 3 велосипедчы (шул исәптән ике бала), 2 җәяүле (шул исәптән бала), 2 пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган.