Юл-транспорт һәлакәте 21-нче мартта 19.00 сәгатьтә Рихард Зорге урамында була.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче март). Казанда 62 яшьлек хатынны бәрдерү очрагының шаһитларын эзлиләр. Юл-транспорт һәлакәте 21-нче мартта 19.00 сәгатьтә Рихард Зорге урамында була.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүченең уң табанының 1-нче бармагы сына. Һәлакәттә гаепле булган машина йөртүче вакыйга урыныннан качкан. Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйганың шаһитларыннан түбәндәге телефоннарга шалтыратуын сорый: +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48.
ЮХИДИ юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер ел ярымга кадәр мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә җәза каралганлыгын искәртә.
Узган ял көннәрендә Казанда 159 авария теркәлгән. Нәтиҗәдә юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан 6 кеше - 2 җәяүле, 2 машина йөртүче һәм 2 пассажир төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.