Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.04.2020, 10:28

Казанда билгесез машина йөртүче 52 яшьлек ир-атны бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан

Бәрдерү 26-нчы апрель 20.00 сәгатьтә Таежная урамындагы 2-нче номерлы йорт каршында була.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). Казанда 52 яшьлек ир-атны бәрдерү очрагының шаһитларын эзлиләр. Юл-транспорт һәлакәте 26-нчы апрель 20.00 сәгатьтә Таежная урамындагы 2-нче номерлы йорт каршында була.

Машина йөртүче, Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.5 пунктын бозып, һәлакәт урыныннан качкан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүче бәрелү, сыдырылу һәм җилкә өлешенең тире асты гематомасын алган.

Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге хәлнең шаһитларыннан түбәндәге телефоннар буенча шалтыратуларын сорый: +7(843)533-38-19, 533-38-48.

Исегезгә төшерәбез, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.27 маддәсенең икенче өлеше нигезендә юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер ел ярымга кадәр мәхрүм итү яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу рәвешендә җәза каралган.

24-26-нчы апрель көннәрендә Казанда 184 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 8-е зыян күрүчеләр белән - җәяүлеләрне бәрдерү, 3 транспорт чаралары бәрелеше, 2 туктап торган транспорт чарасына бәрелү һәм каршылыкка бәрелү. Нәтиҗәдә юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан 10 кеше - 2 җәяүле, 2 машина йөртүче һәм 6 пассажир (шул исәптән бала) - төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Барлык яңалыклар