В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәрдерү 1-нче мартта Красиков урамы буенча урнашкан 44-нче номерлы йорт каршында булган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). Казанда 46 яшьлек ханымны бәрдерү очрагының шаһитларын эзлиләр. Юл-транспорт һәлакәте 1-нче март көнне 16.17 сәгатьтә Красиков урамы буенча урнашкан 44-нче номерлы йорт каршында булган.
Машина йөртүче куркынычсыз ян интервалын сайламаган һәм җәяүлене бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ханымның аягы бәрелү алган. Һәлакәттә гаепле булган машина йөртүче вакыйга урыныннан качкан. Казан Дәүләт автоинспекциясе вакыйга шаһитларыннан түбәндәге телефоннар буенча элемтәгә керүләрен сорый: +7(843)533-38-15, +7(843)533-38-48.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне, юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашып, урыннан качкан өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер ел ярымга кадәр мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу рәвешендә җәза каралганлыгы хакында искәртә.
Узган ялларда Казанда 111 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларның 7-се зыян күрүчеләр катнашында, 3-се - транспорт чаралары бәрелеше һәм 4-се җәяүлеләрне бәрдерү. Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 3 пассажир һәм 4 җәяүле төрле тән җәрәхәтләре алган.