Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.02.2020, 14:48

Казанда билгесез машина йөртүче 15 яшьлек кызны бәрдергән

Дәүләт автоинспекциясе вакыйга шаһитларын эзли.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы февраль). Казанда билгесез машина йөртүче 15 яшьлек кызны бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Һәлакәт 6-нчы февраль 12.06 сәгатьтә Оренбург тракты буенча урнашкан 8/1-нче номерлы йорт каршында булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, мәктәп укучысы көйләнми торган җәяүлеләр кичү юлы буенча хәрәкәт иткән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә аның уң җилкә буынының һәм уң тез буынының йомшак тукымалары бәрелү алган. Һәлакәттә гаепле булган машина йөртүче вакыйга урыныннан качкан.

Казан Дәүләт автоинспекциясе вакыйга шаһитларыннан түбәндәге телефоннар буенча элемтәгә керүләрен сорый: +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне, юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашып, урыннан качкан өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер ел ярымга кадәр мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу рәвешендә җәза каралганлыгы хакында искәртә.

Узган көннәрдә, 7-9-нчы февраль көннәрендә, шәһәрдә 461 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, шуларның 16-сы зыян күрүчеләр катнашында: 2-се - җәяүлеләрне бәрдерү, 9-ы - транспорт чаралары бәрелеше, 4-се - каршылыкка бәрелү. Нәтиҗәдә, машина йөртүче һәм пассажир һәлак булган, юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан 18 кеше - 2 җәяүле, 6 пассажир (шул исәптән бала) һәм 10 машина йөртүче төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Барлык яңалыклар