Авария 23-нче октябрь кичендә Имәнлек һәм Җиңү проспекты киселешендә була.
Фото: Марат Мугинов
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 11 яшьлек малайның корсак стенкаларына зыян килгән, ул медицина ярдәме күрсәткәннән соң хастаханәдән җибәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте урыныннан машина йөртүче качкан. Казан дәүләт автоинспекциясе вакыйганы күрүчеләрдән түбәндәге телефоннар буенча шалтыратыратуларын сорый: +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48.
Узган ялларда шәһәрдә 269 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, шуларның 4-е зыян күрүчеләр белән – 4 транспорт чарасы белән бәрелешү. Нәтиҗәдә юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан 5 кеше – 3 пассажир һәм 2 машина йөртүче төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
1310 машина йөртүче һәм 396 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. 204 – куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозган өчен; 169 – җәяүлеләргә хәрәкәт итүдә өстенлек бирмәгән өчен. 1 0 – балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен. 20 машина йөртүче исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен тоткарланган.