Дәүләт автоинспекциясе һәлакәт шаһитларын эзли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль). Казан Дәүләт автоинспекциясе 73 яшьлек хатын-кызны машина бәрдерү шаһитларын эзли. Юл-транспорт һәлакәте 25 февраль көнне 19.00 сәгатьтә Адоратский урамының 39 номерлы йорты ишегалдында була.
Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.5 пунктын бозып, һәлакәт урыныннан кача. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә баш арты, бот өлкәләренең йомшак тукымалары зыян күрә һәм капсюльле-тоташтыру аппараты тартыла.
Казан Дәүләт автоинспекциясе әлеге һәлакәт шиһитларын (843) 5-333-819, 5-333-848 номерлары аша мөрәҗәгать итәргә чакыра.
Узган тәүлек эчендә Казанда 209 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның берсендә 1 кеше зыян күргән.