Чикләүләр 16 объектка кагылачак
22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр БРИКС саммитын уздыруга җәлеп ителгән территорияләрдә алкоголь сату тыелачак. Җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә ваклап сату искәрмә булачак. Бүген Татарстан республикасы премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарны имзалады.
Сүз 16 объект турында бара: Казан Ратушасы, «Казан» халыкара аэропорты, Казан-1 тимер юл вокзалы, елга порты, кунакларны кабул итәчәк кунакханәләр һәм отельлар.
Исегезгә төшерәбез, киләсе атнада Казанда узачак БРИКС саммитында 33 ил вәкиле катнашырга планлаштыра. 24 дәүләт башлыгы һәм алты халыкара оешма җитәкчеләре килүе көтелә.