Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.05.2020, 16:30

Казанда «Изге куллар» хәйрия складының кабул итү пунктлары янә ачылачак

Казанда «Игелекле эшләр көне» фондының хәйрия проектлары үз эшен яңарта.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май). Казанда «Игелекле эшләр көне» фондының хәйрия проектлары үз эшен яңарта - «Изге куллар» хәйрия склады, социаль такси, шулай ук юристларның бушлай консультацияләре дәвам итәчәк.

18-нче майдан Восстание урамы, 59 һәм Пушкин урамы, 24 адресы буенча урнашкан «Изге куллар» хәйрия складының кабул итү пунктлары янә эшли башлаячак. Казанлылар мохтаҗларга дүшәмбедән җомгага кадәр 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр әйберләр алып килә ала.

Калинин урамы, 3 адресы буенча кабул итү һәм бирү пункты элеккеге график буенча эшли: эш көннәрендә - 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, шимбә - 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр. Фонд карамагындагыларга әйберләр Калинин урамындагы 3-нче пунктта гына биреләчәк. Мәгълүматны +7(843)236-65-61 телефоны буенча белергә мөмкин.

Моннан тыш, бүген ТР башкаласында социаль такси эшен яңартты, ул мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларны йөртү сервисы булып тора. Әлеге хезмәттән катлаулы авырулы балалар тәрбияләүче аз керемле гаиләләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән шәһәр халкы файдалана ала. Пассажирларны йөртү Казан чикләрендә 8.00-дән 20.00-гә кадәр башкарыла. Социаль такси заказы өчен алдан диспетчерлык хезмәтенә +7 (965)609-8-609 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Моннан тыш, казанлыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк. Пәнҗешәмбе, 21-нче майда, 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Калинин урамы, 3 адресы буенча гомуми сораулар буенча юрист бушлай кабул итәчәк. Кабул итүгә язылу +7(843)236-65-61 телефоны буенча башкарыла, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының матбугат хезмәте.

Хезмәткәрләрнең һәм килүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен «Изге куллар» складының кабул итү һәм бирү пунктларында булганда, юрист белән очрашуда, шулай ук социаль таксида йөргәндә битлекләрне һәм перчаткаларны кулланырга кирәк.
Барлык яңалыклар