Мондый проектлар буенча тыңлаулар уздыру срогы 60 көннән 30 көнгә кадәр кыскарды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь, Ксения Швецова). Казанда җылылык белән тәэмин итү схемалары проектлары буенча ачык тыңлауларны һәм җәмәгать фикер алышуын оештыру кагыйдәләренә үзгәрешләр керттеләр. Хәзер аларны оештыру җирле үзидарә органнарына күчә, ә әлеге проектлар буенча тыңлаулар уздыру срогы 60 көннән 30 көнгә кадәр кыскара. Тиешле карар Казан шәһәр Думасының XXIX сессиясендә кабул ителде.
ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов искәртеп үткәнчә, 1 августтан Россия Федерациясенең “Җылылык белән тәэмин итү схемаларына куелган таләпләр, аларны эшләү һәм раслау турында”гы карарына үзгәрешләр кертелде. Алар буенча, җылылык белән тәэмин итү схемалары проектлары буенча ачык тыңлауларны оештыруга карата яңа таләпләр гамәлгә керде. Хәзер җирле үзидарә органнары җылылык белән тәэмин итү схемалары буенча ачык тыңлауларны оештыру турында карар кабул итә, бу хакта мәгълүмат бирә һәм ачык тыңлауларны уздыру тәртибе турында игълан итә.
Яңа тәртипләрнең үзенчәлеге булып ачык тыңлауларны уздыру вакытының 60 көннән 30 көнгә кадәр кыскаруы тора, диде Д.Анисимов. “Моннан кала, проектта башка төзәтмәләр дә бар”. – диде ТКХ комитеты рәисе.
Ул өстәгәнчә, хәзер муниципаль хокукый акт проекты шәһәр һәм җирле үзидарә органнарына раслуга бары тик ачык тыңлаулар һәм җәмәгать фикер алышуы беркетмәсе һәм нәтиҗәләре булган очракта гына җибәрелә. “Әлеге төзәтмәләр булган аңлашылмаучанлыкларны юк итәргә ярдәм итәчәк”, - диде Д.Анисимов.