Иҗтимагый фикер алышу мәгълүмат системасын файдаланып узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь). Бүген Казан шәһәр Думасы депутатлары XXVII сессиядә ачык тыңлауларны оештыру һәм уздыру тәртипләренә үзгәрешләр кертү турында карар кабул иттеләр. Федераль закон буенча, шәһәр төзелеш өлкәсендә муниципаль хокукый актлар буенча фикер алышуда проект әзерләнгән территориядә яшәүчеләр генә катнаша ала. Моннан кала, экспозиция дип аталган проект белән танышу этабы кертелә. Бу вакытта кешеләр проект буенча аңлатмалар алып, алар буенча сораулар бирә ала, алар беркетмәгә кертеләчәк.
Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Ирина Дябилкина аңлатканча, халык белән генераль план, төзелеш һәм җирдән файдалану кагыйдәләре, планировка проектлары, территорияләрне межалау һ.б. документлар буенча фикер алышу процедурасын үзгәртү 2017 елның 29 декабрендә кабул ителгән 455 номерлы “РФ Шәһәр төзелеше кодексына һәм РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы федераль закон нигезендә башкарыла.
Ирина Дябилкина сөйләгәнчә, ачык тыңлау алдыннан экспозиция булачак. Бу вакытта тыңлауларда катнашучыларга консультация биреләчәк, аларның искәрмәләре һәм тәкъдимнәре җыелачак. Шуннан соң тыңлауларда катнашучылар җыелышлары оештырыла. Иҗтимагый фикер алышу һәм ачык тыңлаулар хакында шәһәр сайтында гына түгел, мәгълүмат стендларында да хәбәр ителәчәк.
Билгеләп үтәргә кирәк, иҗтимагый тыңлаулар махсус мәгълүмат системасын файдаланып үткәреләчәк. “Ул экспозицияне, консультация күрсәтүне, аларның искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен җыюны, фикер алышуда катнашучылар турында мәгълүмат туплауны, беркетмә төзүне һәм фикер алышу нәтиҗәләрен чыгаруны электрон форматта башкарырга ярдәм итәчәк, - диде чыгыш ясаучы. – Өй компьютеры аша эшләргә мөмкинлеге булмаган гражданнарга фикер алышуны оештыручы бинасында консультант ярдәме белән мәгълүмат системасына керү мөмкинлеге булачак. Шулай ук тәкъдимнәрне язма формада канцеляриягә калдыру мөмкинлеге дә саклана”.
Җирле үзидарә органы алып бару тәртибен, вакытын билгеләргә, мәгълүмат стендларына карата таләпләр куярга, экспозиция тәртибен, экспозиция материаллары буенча фикер алышуда катнашучыларга консультация бирү тәртибен билгеләргә тиеш.
Ирина Дябилкина аңлатканча, әлеге карар үз көченә кергән көнгә кадәр билгеләнгән тыңлаулар иске тәртиптә үтә.