Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.02.2023, 12:48

Казанда муниципаль парковкаларда дәүләт номерларыннан башка калдырылган машиналарның хуҗаларына 387 мең сум штраф салынган

Машина кую сессияләре өчен түләү узган ел белән чагыштырганда 65% ка артты.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче февраль, Диана Жиленкова). Казанда 2022 ел нәтиҗәләре буенча түләүле парковка сессияләре саны узган ел белән чагыштырганда 65% ка арткан. Муниципаль парковкаларны түләмәгән өчен барлыгы 68 мең 908 карар чыгарылган, ә яшел зонада автоматик режимда теркәлә торган парковка өчен – 22 мең 592. Эшлекле дүшәмбедә ТР башкаласы Башкарма комитеты Аппаратының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Наил Биктаһиров әнә шундый мәгълүматлар китерде.

2022 елда Казанның административ комиссияләре муниципаль парковкаларда дәүләт номерларыннан башка калдырылган автомобильләр өчен 403 беркетмә карады. 387 мең сумга штраф язылган.

Исегезгә төшерәбез, Казанның муниципаль парковкаларында дәүләт номерларыннан башка калдырылган машиналарның тәгәрмәчләренә блокираторларны 2021 елның декабреннән урнаштыра башладылар. Җайланмада контакт-үзәкнең телефон номеры күрсәтелә, ә автомобильнең тәрәзәсендә тәгәрмәч блокировкасы турында хәбәр калдырыла.

Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә муниципаль парковкаларда автомобильләрдән дәүләт номерларын салдыручы хокук бозучылар саны 4,5 тапкыр кимегән, ә буш урыннар саны уртача 30% ка арткан.

«Машина номерларын салдырып, транспортларын парковкада калдыручылар саны кимүе куандыра, максатка ирештек диярлек, – дип шәрехләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров. – Иң мөһиме – дөрес нәтиҗәләр ясау: хокук бозулар юк – җәзалар юк».

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.02.2023
Видеорепортаж
20.02.2023 11:00
Казанлылар административ штрафларны үз теләкләре белән ешрак түли башлаган
Барлык яңалыклар