Халык район администрацияләренә һәм «Шәһәрне төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесенә яңгыр канализацияләре турында хәбәр итә ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Казанда су басу урыннарында яңгыр суларын көчәйтелгән мониторинглау һәм чистарту алып барыла. Бүген белгечләр яңгыр канализацияләрен Побежимов, Ленинград, Павлов, Дементьев, Баруди урамнары, Өченче транспорт дамбасы буйлап чистартты.
Шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Казанда айлык нормадан 7 мм (15%) явым-төшем яуган (сентябрь аенда ул 50 мм тәшкил итә). Әйтергә кирәк, начар һава шартлары – көчле яңгыр һәм җил – бүген Казанда көн дәвамында көтелә.
Шәһәр халкы яңгыр канализацияләре төзексезлеге мәсьәләләре буенча район администрацияләренә, һәм «Шәһәрне төзекләндерү» МУП һәм тышкы төзекләндерү комитетына мөрәҗәгать итә ала:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: +7(843)519-34-00, +7(843)555-07-96 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр;
Вахитов һәм Идел буе районнары: +7(843)264-30-96 (тәүлек буе), +7(843)277-02-10 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр;
Киров һәм Мәскәү районнары: +7(843)557-76-08 с 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр;
Совет районы: +7(843)272-01-05 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр;
«Шәһәр төзекләндерү» МУП: +7(843)555-07-96 (тәүлек буе).
Тышкы төзекләндерү комитеты: +7(843)294-83-55, +7(843)294-83-56, +7(843)294-83-83-83 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр;