Әмирхан, Миль, Чуйков, Мәүлүтев, Еники, Девятаев урамнарында, Ферма шоссесында су басулар бетерелгән
Фото: тышкы төзекләндерү комитеты
27 нче март иртәсенә Миль, Чуйков, Мәүлүтев, Еники, Девятаев урамнарында, Ферма шоссесында челтәрләр чистартылган һәм су басулар бетерелгән. Эш дәвам итә, дип хәбәр иттеләр Казанның тышкы төзекләндерү комитетында.
Казанлылар су баскан участоклар турында мәгълүматны «Шәһәрне төзекләндерү» МУПнең диспетчерлык хезмәтенә +7(843)555-07-96 телефоны буенча калдыра ала. Тышкы төзекләндерү комитеты проблемалы урыннар турындагы мөрәҗәгатьләрне шулай ук оператив рәвештә предприятие белгечләренә тапшыра.
Шәһәр поселокларында су басу очраклары турында район администрацияләренә хәбәр итәргә кирәк, шулай ук мөрәҗәгатьләрне бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте дә кабул итә. Телефоннар сылтама буенча күрсәтелгән.
Кичә Татарстан Гидрометеоүзәге һава торышының начарлануы турында кисәтте. Метеорологлар фаразлавынча, 26-28 нче март көннәрендә явым төшем айлык норманың 30-50% ы күләмендә явачак, ә кайбер районнарда – 100% һәм аннан да күбрәк. Бүген республикада тәүлегенә 15-30 мм күләмендә явым-төшем көтелә. Яңгыр, юеш кар һәм буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланырга мөмкин. Төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга җитәчәк. Юлларда – көчле бозлавык һәм кар.